+20 °С
Облачно


Семашко исемендәге республика клиник хастаханәсендә бөер күчереп утырту буенча операция уңышлы узган.
2018 елда яшь ир-атка хроник гломерулонефрит диагнозы куйган булганнар. Бу авыру вакыт узу белән бөер җитешсезлегенә китерә. Аңардан транслантация яисә диализ гына коткара ала.
Ата кеше шунда ук операциягә ризалашкан. Бүгенге көндә донор дәваханәдән чыккан, инде өйдә. Ә улы дәва курсын дәвам итә. Хәле яхшы.
"Әти – минем таянычым. Ул мине, янә өч бертуганымны тәртипле, җаваплы кешеләр итеп тәрбияли. ӘМинем өчен авыр чорда һәрвакыт янәшәдә булды ", – ди улы.
Фото: Freepik.