Башкортстанда быел 70 гаилә пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале белән бүләкләнәчәк.
Бүләкләү тантанасы Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан, 8 июльдә уздырылачак.
Бу медаль никахта кимендә 25 ел яшәгән, җәмгыятьтә хөрмәт казанган, шулай ук балаларына лаеклы тәрбия бирә алган парларга тапшырыла.
Медальнең бер ягында бәйрәм символы -- акчәчәк-ромашка, икенчесендә изге кенәз Петр һәм аның тугры хатыны Феврония сурәтләнгән. Медаль белән бергә ныклы гаилә парларына таныклык һәм лацкан билгесе дә тапшырыла.
Чыганак: Башинформ.