Новости
27 Июня 2023, 17:00

Акбузат салават күпереннән җилдерде

Белорус балалары өчен чыгарылган махсус санны тәкъдим итү чарасы узды.

Акбузат салават күпереннән җилдердеАкбузат салават күпереннән җилдерде
Акбузат салават күпереннән җилдерде

Уфада  Х Русия-Беларусь төбәкләре форумы эшен дәвам итә. 27 июнь аның кысасында “Акбузат” журналы тарафыннан белорус балалары өчен чыгарылган махсус санны тәкъдим итү чарасы узды.  Әлеге чарада шулай ук нәни укучыларны Беларусь Республикасында нәшер ителгән “Вясёлка” балалар журналы белән дә таныштырдылар.

“Вясёлка” башлангыч сыйныфларда белем алган балалар өчен чыга, басманың беренче саны 1957 елда дөнья күргән.

“Акбузат” журналының белорус балалары өчен махсус санының беренче битеннән үк нәниләрне “Вясёлка” сәләмли. “Вясёлка” – безнеңчә салават күпере дигәнне аңлата. Шуңа да  исем туе экранда чагылган салават күпереннән башланып  китте, аннан соң җиде төсле күпердә канатларын Акбузат җилпеде. Исем туе  балалар катнашлыгында шигырьләр, җырлар белән үрелеп барды.

Чарада Иглин районының Балтика авылында яшәүче белорус балаларының  “Жаураночкi”  вокал ансамбле дә катнашты. Исем туе җыр белән тәмамланды.

 

Фото: “Акбузат” журналы төркеменнән.

Автор:Мунир Вафин
Читайте нас