+17 °С
Болытлы
27 яшьлек Ольга Телушко, гадәттәгечә, стаффордшир бультерьеры токымлы этен ашатырга чыккан булган. Көтмәгәндә, эт хуҗасына ташланган һәм аны талый башлаган. Һөҗүмгә хатынның ире шаһит булган, ул тиз арада этне мылтыктан атып үтергән. Ләкин соңарган: Ольга һәлак булган. Гаиләдә ике кечкенә бала әнисез калган.
Хәзерге вакытта тикшерү уздырыла. Ольга балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.
Стаффордшир бультерьеры токымлы этләр сугышчы этләр төркеменә керә. Аларның үз хуҗаларына ташлану очраклары еш очрый.
Иллюстратив фото: Freepik.