+13 °С
Болытлы
«Китап-бәйрәм» Халыкара китап ярминкәсендә уникаль проект -- Башкортстанның беренче чигелгән картасын -- тәкъдим иттеләр. Бу четерекле эшне 28 оста башкарып чыккан. Арада иң яше -- Баймак районыннан Танчулпан Котлыгуҗина. Ә иң өлкәне -- Зилаердан Раиса Янбаева. Аңа -- 74 яшь.
Башкортстанда булган 54 муниципаль районның 26сын -- Габидә Вәлиева, калганнарын башкалар чиккән.
Проектның координаторы -- Республика халык иҗаты үзәгенең төбәкара һәм халыкара хезмәттәшлек бүлеге мөдире Зәринә Хәсәнова.
Киләчәктә полотноны -- район музейларында, аннан Милли музейда күрергә мөмкин булачак.