Барлык яңалыклар
Новости
23 Май 2023, 09:40

Талпанны урлаганнар

Уфада "Валера" исемле талпан сыны юкка чыккан.

Талпанны урлаганнар
Талпанны урлаганнар

Уфада "Валера" исемле талпанга 925 пробалы көмештән һәйкәл урнаштырылган булган. Чыгарылыш бәйрәме көнендә ул постаментыннан юкка чыккан. Урлаучылар видеога эләккән болар -- башкала мәктәпләренең берсенең чыгарылыш сыйныф укучылары -- кызыл ленталы егет һәм кыз. Бу хакта социаль челтәрдәге үз битендә проект авторы, танылган сәяхәтче Олег Чегодаев хәбәр итте. Аның сүзләренчә, бу һәйкәл һәр бөҗәкнең табигатьтәге әһәмияте һәм энцефалиттан прививка ясату кирәклеге турында искә төшереп тору максатыннан иҗат ителгән. 

Һәйкәл 2020 елның көзендә Мостай Кәрим урамында урнаштырылган булган.  Ике ай да узмаган, аны  урларга тырышканнар. Очраклы үтеп баручылар фигураны коткарып калган. Шуннан соң кемдер талпанның бер аягын бөккән.

Олег Чегодаев талпан сынын яңадан ясарга җыена.

Фото: Русское географическое общество.

Талпанны урлаганнар
Талпанны урлаганнар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: