+17 °С
Болытлы
Халыкара "Китап-бәйрәм" ярминкәсе программасы күпкырлы һәм бай. Мәскәү, чит илләр, күрше төбәкләрдән күренекле язучылар, шагыйрьләр, драматургларның кунакка килүе, аларның осталык дәресләре үткәрүе көтелә. Әлбәттә, якташларыбыз -- Башкортстан иҗатчыларына игътибар мул булачак. Төп сәхнәдә чыгыш ясаучылардан тыш, Башкортстан "Китап" нәшрияты мәйданчыгында биш дистәләп авторның китаплары тәкъдим ителәчәк. Шулай ук ярминкәдә матбугат чараларының күргәзмәләре оештырыла. Китап сәүдәсе, автограф һәм фотозоналар, башка кызыклы чаралар күп булачак.