Барлык яңалыклар
Новости
17 Май 2023, 16:29

Гомерең бетмәсә...

Йөз көннән соң табып алганнар.

Гомерең бетмәсә...
Гомерең бетмәсә...

Өч ай элек Төркиядә һәм Сүриядә коточкыч җир тетрәү булуын күпләр онытып та беткәндер. Онытмый ни, йөз көн үтте бит. Ә кемдер җимереклекләр астында йөз көн, йөз төн буе үзен менә-менә килеп коткарырлар, дип ышанып көткән...

Сүриядә аны кичә, 16 майда, җимерекләрне тикшергән  коткаручылар очраклы рәвештә табып алган.  Akhbar.fouri  порталы урнаштырган фотода бик нык ябыккан, куе сакал һәм мыек баскан ир-ат. Аны хәзер медиклар тәрбияли. Әлбәттә инде, аңа озак тернәкләндерү курсы кирәк булачак. 

Ул чактагы җир тетрәү нәтиҗәсендә Төркиядә -- 50,8 мең кеше, ә Сүриядә 5,8 мең кеше һәлак булган иде.

Фото: Akhbar.fouri.

Гомерең бетмәсә...
Гомерең бетмәсә...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: