Барлык яңалыклар
Новости
12 Май 2023, 09:36

Үлем хәле әдәпләре (9)

Мәетләрне юу һәм кәфенләү – саваплы эш.

Үлем хәле әдәпләре (9)
Үлем хәле әдәпләре (9)

Мәет юу һәм күмү

Түбәндәге эшләрне эшләү фарыз-кифая, ягъни җәмәгать өчен бурыч була:

  1. Мәет юу.
  2. Мәетне кәфенләү.
  3. Мәет намазын уку.
  4. Мәетне күмү.

Мәетләребез асылдан пычрак түгел, әмма Аллаһ каршында пакь һәм тәһарәтле булулары өчен юу таләп ителә. Мәетне иң якыннары юа. Әгәр якыннарыннан юучылар булмаса, ул вакыт бу эшне башка мөселманнар башкара. Мәет юу һәм кәфенләү авыр бер эш түгел. Һәр кеше мәетне юып кәфенли ала. Мәет юу һәм кәфенләү эшендә тәҗрибә мөһим. Бу белемнәрне өйрәнгән кеше бер-ике мәртәбә мәет юучылар янында булса, бу эшне тиз өйрәнә.

Мәетләрне юу һәм кәфенләү кебек саваплы эшләрдә катнашу, арабыздан аерылып, мәңгелек йортына күчкән дин кардәшләребезгә кешелек һәм мөселманлык вазифагызны үтәгән булырсыз.

Җәнаб-и Хак мәетләребезне рәхмәт һәм мәгъфирәт әйләсен. Барысы да Аллаһның рәхмәтендә һәм җәннәтендә булсыннар. Әҗәлебез җитеп, мәңгелек йортыбызга сәфәр кылсак, иманыбызны безгә юлдаш итсен.

Алдагы җомгада хатын-кыз юучылар өчен мәет юу тәртипләрен язарбыз, иншаллаһ.

А. Кайаның "Мәңгелек йортка таба" китабыннан.

Үлем хәле әдәпләре (9)
Үлем хәле әдәпләре (9)
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: