Барлык яңалыклар
Новости
1 Май 2023, 08:59

Ел коры килмәкче

Быел Агыйделдә су артык күтәрелмәгән.

Ел коры килмәкче
Ел коры килмәкче

2010 елдан башлап, Башкортстанда аз дымлы һәм коры еллар чорлары ешайды. Шул сәбәпле коммуналь инфраструктура, сәнәгатьнең һәм авыл хуҗалыгының күп кенә тармакларына климат үзгәрүенә җайлашырга туры килә.  Аерым алганда, эчәргә яраклы һәм сәнәгать су җыю җайланмалары конструкцияләре бу шартларда эшләү өчен оптимальләштерелгән. Юлларда исә ныклы  һәм озакка сузылган кояш җылысына чыдам асфальт кулланыла башлады. Авыл хуҗалыгында мелиорация өлкәсе киңәйде.

Быел да ташкын аномаль рәвештә түбән. Март-апрель айларында явым-төшем аз булды. Өстәвенә май ае корылыклы булыр, дип фаразлана. 

2023 елдагы язгы ташу күзәтүләр тарихында иң түбәннәрнең берсе булган. Уфа районында Агыйдел елгасындагы су нульдән нибары 302 сантиметр күтәрелгән. Узган елда аның максималь күтәрелеше 460 сантиметр тәшкил иткән, 2021 елда -- 637 см.

Хәзер Агыйделнең Уфа янында биеклеге 72 сантиметр дәрәҗәсе бар, бу сан, гадәттә, апрель азагына түгел, ә җәй уртасына хас. Узган ел бу чорда елганың биеклеге -- 246 сантиметр, ә аннан алда  387 см булган.

Чыганак: Башинформ.

Ел коры килмәкче
Ел коры килмәкче
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: