Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2023, 10:50

Юллар тигез булыр

Һәр чокыр исәптә.

Юллар тигез булыр
Юллар тигез булыр

Башкортстанда юлларны төзәтү эше тәүлек әйләнәсенә дәвам итә. Ел башыннан төбәк һәм муниципальара юлларда юл инфраструктурасы өлкәсендә эшләрне контрольдә тоту һәм планлаштыру системасына (СКПДИ) якынча 34,5 мең чокыр турында мәгълүмат кертелгән. Аларның 27,9 меңнән артыгы инде ямалган. Бу хакта Башкортстан Транспорт министрлыгы хәбәр итә.  Узган ял көннәрендә генә дә барлык юлларда (федераль юлларны исәпкә алмыйча, чнки алар өчен федераль структуралар җавап бирә) 727 чокыр ремонтланган, СКПДИга янә 677 дефект турында мәгълүмат кертелгән.

Юллар тигез булыр
Юллар тигез булыр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: