Барлык яңалыклар
Новости
29 апрель 2023, 13:05

Хыялларда байлык туплаган

Блогер Елена Блиновскаяга каршы җинаять эше кузгатылган. Аның курсларын һәр 20нче русияле алган, диләр. Ханым тиешле салымнарын түләмәүдә гаепләнә.

Хыялларда байлык туплаган
Хыялларда байлык туплаган

Елена Блиновская "Теләкләр марафоны" авторы буларак билгеле. Аны салым түләүдән качуда һәм акча яшерүдә шикләнәләр. 

Елена бүген, ягъни 28 апрельдә,  Ташкентта чираттагы чыгыш ясарга җыенган булган. Аның якындагы айларга графигы тулы булган: меңләгән клиентлар, миллионлаган сум керем көтелгән. Чыгышларына билетлар шактый кыбат булып, 90нан 780 долларга кадәр торган, һәм аларны сыпырып алып бетерә торган булганнар. 

Чыгышына килә  алмаганнарга исә ул "финанс марафоны" тәкъдим иткән. Берничә вебинар өчен түләү ким дигәндә ун мең сум тәшкил иткән. Нәкъ менә шундый "онлайн-йөгерешләр" ярдәмендә блогер баеп киткән дә инде.  Клиентларын ул  янәсе дә "куелган максатларга ирешергә" һәм төрле психологик алымнар ярдәмендә "хыялларны тормышка ашырырга" өйрәткән. Катнашучылар, төрле дәрәҗәләргә җитү өчен, билгеле бер биремнәрне үтәгән.

Беренче "марафоннар" 2015 елда узган. Ә психология буенча дипломны блогер ике елдан соң гына алган. Эшчәнлегенә нигез итеп ул чит ил коучларының шундый ук "тренингларын" алган. Ләкин аны плагиатта гаепләүләр популярлыгына комачауламаган. 2022 елда, ВЦИОМ сораштыруы буенча, аның курсларын һәр 20нче русияле узган. Бер "марафон"ның бәясе йөз мең сумга кадәр җитә. Кайберәүләр аны түләү өчен кредит алган. Forbes аның керемен 2020 елда 330 миллион сум, табышын 200 миллион сум дип  бәяли. Блогерның 2019-2021 еллар эчендә казнага 918 миллион бурычы җыелган, диләр. 
Тикшерү комитеты мәгълүматлары буенча, Блиновская курслар сатудан керемнәрне киметеп күрсәтү һәм, димәк, казнага акчаны азрак бирү чара күргән: бизнесын ваклаган.

Чыганак: РИА Новости.

Фото: ВКонтакте.

Хыялларда байлык туплаган
Хыялларда байлык туплаган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: