Барлык яңалыклар
Новости
28 апрель 2023, 10:40

Югары бүләкләр

Башкортстаннан ике кеше Русиянең югары дәүләт бүләкләре белән бүләкләнде. Президент Владимир Путинның бу хактагы указы рәсми хокукый мәгълүмат порталында чыкты.

Югары бүләкләр
Югары бүләкләр

Ветеринария өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен "Русиянең атказанган ветеринария табибы" дигән мактаулы исемгә Гафури районының ветстанция башлыгы Фаил Зәйнетдинов лаек булган.

Урман хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәтләре өчен “Русиянең атказанган урманчысы” дигән мактаулы исем “Борай урманы” автоном учреждениесе директоры Илдар Хәсәновка бирелгән.

Чыганак: Башинформ. 

Югары бүләкләр
Югары бүләкләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: