+17 °С
Яңгыр
Кичә Уфада җәйге сезонга фонтаннар ачу тантанасы узды. Алар Мостай Кәрим һәйкәле, «Җиде кыз» монументаль ансамбле янында, Салават Юлаев исемендәге мәйданда һәм Совет мәйданында үз эшен башлады. Ачылу тантанасында шәһәр халкы һәм башкала кунаклары катнашты. Фонтаннарны эшләтеп җибәрү чарасында Уфа иҗат коллективлары концерт номерлары белән чыгыш ясады.
Җәйне, җылыны һәм кояшлы көннәрне символлаштыручы фонтаннарны уфалылар һәм кунаклар, аеруча яшьләр, сөенеп кабул итә.
Фото: Башинформ, Олег Яровиков.