Барлык яңалыклар
Новости
19 апрель 2023, 14:06

Җир кандалалары уянган

Туймазы халкы сәер бөҗәкләргә зарланган. Биологлар бу хакта ни уйлый?

Җир кандалалары уянган
Җир кандалалары уянган

Туймазы халкы социаль челтәрләрдә сәер бөҗәкләр һөҗүменә зарланган. Җирле халык сүзләренчә, алар өйләргә кереп тула, тәрәзәләргә һәм автомобильләргә утыра, йорт диварларына, үтеп баручыларның киемнәренә куна икән.

"Туймазинский вестник" гәзите корреспонденты бу сәер бөҗәкләрнең нәрсә икәнен, аларның кеше өчен куркынычмы, түгелме икәнен ачыкларга булган. Һәм бу мәсьәлә белән Туймазы шәһәрендәге 4нче мәктәпнең биология укытучысы Диләрә Рахмановага мөрәҗәгать иткән.

Ачыклануынча, бу "Kleidocerys resedae" дигән бөҗәк булып чыккан. Ягъни  җир кандаласы. Аларның гәүдәсе якынча биш миллиметр, бераз кабарынкы рәвештә. Башы өчпочмак формасында. Аяклары һәм мыеклары кызгылт-көрән төстә. Канат  өстендә кара нокталар. Канатлары үтә күренмәле. Иң мөһиме, кеше өчен зарарсыз бөҗәк. Хәзер аларның үрчү чоры. Кышлап чыккан бөҗәкләр бер ун көн үткәч, парлашачаклар һәм, личинкалар калдырып, һәлак булачак. 

Чыганак: Башинформ.

Җир кандалалары уянган
Җир кандалалары уянган
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: