Бүген, 13 апрельдә, Башкортстанда җылы булачак. Көндез һава 14, 19 градуска кадәр җылыначак.
Әмма җомга көнне, 14 апрельдә, көндез һава температурасы 2, 7 градуска кадәр төшәчәк, бу арктик һава массасы килеп керү белән бәйле, диләр Башгидрометта.
Тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр булган көчле җил көтелә. Ул урыны-урыны белән секундына 24 метрга кадәр җитәргә мөмкин.
Антициклон тәэсирендәге өлкәдә, ягъни Башкортстанның күпчелек районнарында явым-төшем көтелми. Республиканың көньягы исә контраст атмосфера фронты йогынтысында булачак, дип ассызыклый синоптиклар. Яңгыр, кар явачак, юлларда бозлавык булу мөмкин.
Ял көннәрендә төнге температура -3, -8 градуска кадәр, урыны белән -13 градуска кадәр салкын булыр дип фаразлана.
Фото: Freepik.