+9 °С
Болытлы
Республикада язгы кыр эшләре актив бара. 49 районның игенчеләре яланда: хуҗалыклар дым ябалар, бөртекле культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар.
13 районда 6 мең гектар мәйданда бөртекле һәм кузаклы, шулай ук азык культуралары чәчелде дә инде.
Мисалга, Илеш районында сабан чәчүе 2,3 мең гектар мәйданда башкарылган. Быел Башкортстанда барлыгы 2,117 млн гектар мәйданда чәчү планлаштырыла, ул 23 млрд. сумга төшәр дип көтелә, бу 2022 елга караганда 11 процентка күбрәк.
Чыганак: Башинформ.
Архив фотосы. Стәрлетамак районы.