+17 °С
Болытлы
Башкортстанда 2022 елда 36 мең бала дөньяга килгән. Башстат мәгълүматлары буенча, аларның 12,5 меңнән артыгы -- гаиләдә беренче сабый. Тагын 11,9 мең нарасый -- гаиләдә икенче, 7,9 меңе -- өченче, 2,3 меңе -- дүртенче, 1,3 меңе -- бишенче һәм аннан да күбрәк.
2021 елдагы Бөтенрусия халык санын алу нәтиҗәләренә караганда, республикада соңгы ун елда күп балалы гаиләләр өлеше 8,4 проценттан 12,5 процентка арткан.
Әмма 2021 елда туучылар саны күбрәк: республикада барлыгы 39,4 мең бала якты дөньяга аваз салган булган.
Чыганак: Башинформ.