+24 °С
Болытлы
"Татаринформ" мәгълүмат агентлыгы хәбәр итүенчә, Үзбәкстанның Мирзо Олугбәк исемендәге Милли университетында татар теленнән түләүсез дәресләр башланды. Анда узган ел ачылган Каюм Насыйри институтының белем бирү-мәдәни үзәге базасында үткәрелгән дәресләрне Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәйхан Маннапова алып бара.
“Дәресләргә 13 яшьтән өлкәнрәк кешеләр килә ала. Дәресләр кичке алтынчы яртыда башлана. Аларга алдан язылу сорала” , – дип хәбәр итә Ташкентның мәдәни-агарту үзәге матбугат хезмәте.
Фото: tatar.onlain.ru