Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2023, 12:05

Шаляпинга кызыксыну зур

Уфага март аенда Фёдор Иванович Шаляпин иҗатын өйрәнүче Николай Кузнецов һәм Әминә Жаман киләчәк.

Шаляпинга кызыксыну зур
Шаляпинга кызыксыну зур

Уфага март аенда Фёдор Иванович Шаляпин иҗатын өйрәнүчеләр киләчәк. Мәскәүдәге  Төбәкара Шаляпин үзәге әгъзалары Мәскәү консерваториясе профессоры Николай Кузнецов һәм "Шаляпин/О’Нил" спектакле режиссеры Әминә Жаман булачак. 

Уфага визит кысаларында алар кайбер мәдәни вакыйгаларда катнашачак.

Әминә Жаман 23 мартта Башкорт дәүләт опера һәм балет театрына килеп, театр музеена XX гасырның күренекле биючесе, Уфада туган Рудольф Нуреевның афишалары күчермәләрен тапшырачак. Бөек балет артистының талантын сөючеләр бу истәлекле вакыйгада 17.00 сәгатьтә катнаша ала.

 24 мартта, хөрмәтле кунаклар Ф. И. Шаляпинның һәм С. В. Рахманиновның 150 еллыгына багышланган "Бөек кешеләрнең Бөек дуслыгы" халыкара конференциясендә чыгыш ясаячак. Чараны Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты, Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм Төбәкара Шаляпин үзәгенең Уфа бүлеге оештыра.

25 мартта (11.00 - 13.00) Уфа дәүләт сәнгать институтының кече залында Николай Кузнецов вокалчылар һәм педагоглар өчен опера артисты осталыгына багышланган уникаль мастер-клас уздырачак. Остаханәнең темасы: "XXI гасырда Шаляпинның теоретик мирасын актуальләштерү".

Шул ук көнне (14.00 - 16.00) республиканың Милли музеенда "Уфада Шаляпин. Бөек дебют тарихы" проекты кысаларында Амина Жаман белән иҗади очрашу узачак.

Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы. 

Шаляпинга кызыксыну зур
Шаляпинга кызыксыну зур
Шаляпинга кызыксыну зур
Шаляпинга кызыксыну зур
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: