Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2023, 10:06

Беренче сыйныфка – онлайн

Баланы беренче сыйныфка яздыру өчен гаризаны онлайн тутырып була. 

Беренче сыйныфка – онлайн
Беренче сыйныфка – онлайн

Башкортстанда баланы беренче сыйныфка яздыру өчен гаризаны онлайн тутыру мөмкинлеге барлыкка килде. Аны "Дәүләт хезмәтләре" порталында шәхси кабинетта эшләп булачак. Әлеге мөмкинлек  "Санлы икътисад" илкүләм проектын тормышка ашыру ярдәмендә  мөмкин булды.

Гаризаны 15 марттан  дәүләт хезмәтләре порталында рәсмиләштерергә мөмкин. Бу хакта  Республика дәүләт идарәсенең санлы үсеш министрлыгы хәбәр итә.

Караламаны (черновикны) шәхси кабинетта теләсә кайсы вакытта март ахырына кадәр редакцияләргә мөмкин. Электрон хезмәтне куллану өчен ата-ананың паспорты, баланың туу турында таныклыгы һәм баланың пропискасы турында белешмә кирәк.

Фото: freepik.com.

Беренче сыйныфка – онлайн
Беренче сыйныфка – онлайн
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: