Барлык яңалыклар
Новости
20 март 2023, 12:22

Мәдәнияткә игътибар арта

Май ахырында Уфаның Совет мәйданында Халыкара "Китап-бәйрәм" ярминкәсе узачак.

Мәдәнияткә игътибар арта
Мәдәнияткә игътибар арта

18 мартта  "Торатау" Уфа конгресс-холлында "Арт-Корылтай" 3нче Мәдәни форумы узды. Форумның пленар утырышында Башкортстан Башлыгы чыгыш ясады.

Радий Хәбиров сүзләренә караганда, соңгы дүрт елда мәдәният тармагын федераль финанслау 7 тапкыр арткан -- 1,4 млрд сумга кадәр. Республика бюджеты шулай ук бу өлкәгә миллиард сумлык ярдәм иткән.

Башкортстанда бүген  4 меңгә якын мәдәният учреждениесе эшли. Бу илдәге иң зур челтәр. Узган дүрт елда аларның меңгә якыны яңартылган. Башкортстан Башлыгы «2023 ел ахырына кадәр Уфада яңартылган курчак театрын тапшырачакбыз», -- диде.

Шулай ук мәдәният учреждениеләре өчен гомум бәясе ярты миллиард сумнан артык булган 94 автотранспорт берәмлеге сатып алганнар. Быел республика театрлары яңа сәхнә әсәрләре өчен 10 млн сум алачак, барлык муниципалитетларга бәйрәмнәр һәм фестивальләр уздыруга 500әр мең сум бүлеп биреләчәк.

Май аенда Уфаның Совет мәйданында Халыкара "Китап-бәйрәм" китап ярминкәсе узачак. 27 августта Уфаның "Муха" студиясе тарафыннан иҗат ителгән "Төньяк амурлар" тулы метражлы мультфильмы премьерасы күрсәтеләчәк.

 «Урындагы мәдәният хезмәткәре» республика программасында катнашучылар өчен субсидия ике мәртәбәгә, 1 млн сумга кадәр арттырылды. Элегрәк билгеле булуынча, Башкортстанның авылга яки республиканың кече шәһәрләренә күченгән 30 мәдәният хезмәткәре берәр миллион сум ярдәм алачак.

Мәдәнияткә игътибар арта
Мәдәнияткә игътибар арта
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: