Новости
17 Марта 2023, 04:14

Кызамыктан сак бул

Башкортстанда биш кеше кызамык белән чирләгән. 

Кызамыктан сак булКызамыктан сак бул
Кызамыктан сак бул

Русия төбәкләрендә кызамык йогу очраклары бар. Башкортстанда да берничә очрак ачыкланган. Табиблар белдерүенчә, кызамык -- вирус аша бик тиз йога ала торган авыру. Вирус йогу  һава-тамчы юлы белән бара. Инфекция бинага кергәндә яисә, мәсәлән, күптән түгел генә авыру булган лифтка керсә дә, килеп чыгарга мөмкин. 

2023 елның агымдагы чорында Башкортстанда кызамыкның биш очрагы теркәлгән:берсе -- Таҗикстан Республикасыннан килгән балада, бер очрак -- аның белән элемтәгә кергән балада, шулай ук Мисырдан килгән ике бала һәм өлкән кешедә. 

Кызамыктан саклану өчен табиблар прививка ясатырга тәкъдим итә. 

Фото: Freepik.

Кызамыктан сак бул
Кызамыктан сак бул
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас