Быел Башкортстанда термометр күрсәткечләре бик тиз югарыга үрли. Башгидрометүзәк фаразы буенча республиканың дала елгаларында боз капламы җимерелә башлаган. Якындагы тәүлектә төбәктә көндез һава температурасы +3, +8 градуска кадәр җылыначак. Бу исә карның тәүлегенә 25 см га кадәр интенсив эрүенә һәм елгаларда су биеклеге күтәрелүгә китерәчәк.
Башкортстанның гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты бу җәһәттән республика халкына киңәшләрен бирә. Мәсәлән, кар һәм боз интенсив эрегәндә ялгызың гына балык тотарга ярамый. Боздан атлаганда һәр адымыңны очлы таяк белән тикшерергә кирәк. Моннан тыш, ведомство башка балыкчыларга өч метрдан да якынрак килергә, бозда ботаклар, суүсемнәр һәм һава куыклары булган урыннарга якынаерга, боз ярылган урыннарда йөрергә киңәш итми.
Балыкчыларга үзләре белән коткару чараларын булдырырга кирәк, бу аркан яки киң такта булырга мөмкин.
Әгәр дә кеше бата башласа паникага бирелмәскә кирәк. Шулай ук кискен хәрәкәтләр ясамаска, сулышны стабильләштерергә, кичекмәстән ярдәмгә чакырырга; кулларны як-якка җәеп, баш белән чуммас өчен, боз читенә тотынырга тырышырга; кискен хәрәкәтләнмичә генә, күкрәк белән боз кырыена ятарга, бер аякны, аннары икенче аякны да боз өстенә куярга тырышырга киңәш ителә.
Әти-әниләрдән исә балаларны күзәтүсез бозга җибәрмәү таләп ителә.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Валерий Шахов.