Новости
13 Марта 2023, 07:13

Яз сулышы сизелә

Караидел урамында бер тәвә кошы пәйда булган. Әйе, яз сулышы тәвә кошларына да тәэсир итә шул.

Добавить в предпочтительные источники Google
Яз сулышы сизеләЯз сулышы сизелә
Яз сулышы сизелә

Башкортстанда Караидел авылында  урам буйлап китеп баручы тәвә кошын видео һәм фотога төшереп алганнар.  "Башкортстанга яз килде. Тәвә кошлары урамга чыкты", -- дип шаяртып шәрехләгән видео авторы.

Социаль челтәрләрдә урнаштырылган бу  видеоязмада кош янәшәсендә бер ир кешенең барлыгы күренә. Ул, мөгаен да, телефоннан ярдәм чакырткан. Шулай ук ул тәвә кошын контрольдә тотарга тырыша.

Интернет кулланучылар фикеренчә, бу кош, мөгаен да, урындагы  фермадан чыгып качкан.

Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.

Яз сулышы сизелә
Яз сулышы сизелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас