Новости
13 Марта 2023, 07:24

Хәсән Идиятуллин вафат

Кеше китсә дә, эзе кала...

Хәсән Идиятуллин вафатХәсән Идиятуллин вафат
Хәсән Идиятуллин вафат

Озакка сузылган каты авырудан соң Башкортстанның күренекле шәхесе, ат заводы, крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Хәсән Идиятуллин вафат булды.

Хәсән Сәгыйтьҗан улы киң фикерле, алдынгы карашлы кеше иде. Аның башлангычы белән бихисап сабантуйлар, ат чабышлары оештырылды. Ул Иглин районында тугандаш халыкларның  Бөек Ватан сугышы геройлары аллеясын төзегән кеше дә.

Ул 1957 елның 15 гыйнварында Башкортстан АССРның Чишмә районы Тәпәреш авылында туган. Гаиләдә алтынчы бала була, үзе дә  дүрт бала атасы. 1987 елдан  Иглин районындагы "Олы-Теләк" совхозын җитәкли башлый, туксанынчы елларда Башкортстан Югары Советының 12 нче чакырылыш депутаты итеп сайлана, шулай ук берничә тапкыр район Советы депутаты була. 

Мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының тирән кайгысын  уртаклашабыз.

Чыганак: "Башинформ" мәгълүмат агентлыгы.  

Хәсән Идиятуллин вафат
Хәсән Идиятуллин вафат
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас