

Йоматау табиб амбулаториясенә яңа "Лада Гранта" автомобиле алганнар. Әлеге учреждение Башкортстан Республикасының Дим районы шәһәр клиник хастаханәсе структурасына керә. Машина "Сәламәтлек саклау" илкүләм проекты буенча сатып алынган, дип хәбәр итә төбәкнең сәламәтлек саклау министрлыгы.
«Амбулаториядә ике участок табибы эшли: терапевт һәм педиатр. Көн дәвамында алар пациентларга өйләрендә хезмәт күрсәтә. Безнең юлларда йөрү өчен бик уңайлы автомобиль", -- ди Дим районының шәһәр клиник хастаханәсе башлыгы Фәнил Шәмигулов.
Илкүләм проектлар максатларының бер юнәлеше -- барлык гражданнарга, шул исәптән аз кешеле һәм ерак районнарда медицина ярдәмен күрсәтү.