+20 °С
Дождь


Башкортстанда күпфатирлы йортларда һава җилләтү (вентиляция) һәм төтен юлларының торышын тикшерә башладылар. Әлеге эшне республиканың Торак һәм төзелеш күзәтчелеге буенча дәүләт комитеты белгечләре башкара.
Бу хакта БСТда тематик брифинг барышында ведомство җитәкчесе Артур Дәүләтшин хәбәр итте. Аның билгеләп үтүенчә, гомумйорт милеге өчен күпфатирлы йорт милекчеләре җаваплы. Әгәр дә йортка идарәче оешма тарафыннан хезмәт күрсәтелә икән, аның вазифасына төтен юлы һәм вентканалларны карау да керә.
Фото: Freepik.