+17 °С
Облачно


Узган төндә Кыргызстанда 5,9 магнитудалы җир тетрәү булган. Ул 2 баллык дулкын булып Казахстанда, аерым алганда, Алма-Атада да сизелгән. Җир тетрәү Мәскәү вакыты буенча 00:42 сәгатьтә булган.
Ике сәгатьтән соң белгечләр Кыргызстан һәм Кытай чигендә, Алма-Атадан 278 км көньяк-көнчыгышта тагын бер җир тетрәү булды, дип белдерә.
Соңрак Казахстан сейсмологлары Кыргызстан һәм Кытай чигендә 4,2 магнитудалы яңа җир тетрәүне теркәгән.
Чыганак: ТАСС мәгълүмат агентлыгы.
Фото: Freepik.