

Уфада яшәүче 74 яшьлек бер ханым жуликларның "Сезнең туганыгыз юл-транспорт һәлакәтенә эләкте" популяр схемасы корбаны булган. Ягъни, оныгыгыз юл һәлакәтенә эләкте, дигән ялганга ышанган. Җинаятьчеләр 300 мең сум бәрабәренә барысын да җайга салырга вәгъдә иткән. Ханым үзенең алдануын теге аферистларга акча күчергәннән соң гына аңлаган һәм полициягә мөрәҗәгать иткән.
Икенче инцидент Стәрлетамакта яшәүче 57 яшьлек хатын-кыз белән булган. Җинаятьчеләр ышандыруынча, аның исеменә, янәсе дә, башка шәһәрдә кредит рәсмиләштерергә планлаштырганнар. Моны булдырмас өчен, аны төрле счетларга 600 мең сумга якын акча җибәрергә күндергәннәр.
Хәзер ике очрак буенча да җинаять эше кузгатылган. Бу хакта республика Эчке эшләр министрлыгы хәбәр итә.
Фото: rawpixel.com; Freepik.