

Кичә кич Төркия һәм Сүрия чигендә янә җир тетрәү булган. Аның көче 6,4 һәм 5,8 баллга җиткән. Соңгы мәгълүматлар буенча, өч кеше үлгән, 213 кеше яраланган.
Ә аның алдыннан һавада бер мизгелгә зәңгәрсу яктылык пәйда булган. Бу хакта социаль челтәрләр раслый, аларда бу яктылыкның фотосурәтләре һәм видеолары чыккан. Алардан ачыклануынча, тәүдә зәңгәр балкыш барлыкка килә, ә аның артыннан җир тетри башлый.
Бу күренешне Сүриядәге Латакиясе һәм Төркиянең чиктәш районнары халкы күзәткән.
Галимнәр моңа ачык кына аңлатма бирә алмый.
Әйткәндәй, Төркиядә элегрәк җир тетрәгәндә дә шундый ук яктылык күренү турында хәбәрләр булды, әмма моны электр чыбыкларына зыян килү белән аңлаткан иделәр.
Фото: Социаль челтәрләр.