

Республика парламенты депутатлары «Административ хокук бозулар турында Русия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү хакында» федераль закон проектын эшләгән. Проект гражданнарны яклауны күздә тота, ягъни коммуналь хезмәтләрне күрсәтүдә хәрәмләшүчеләргә штрафларны көйләүгә юнәлтелгән. Бу хакта БР Корылтай-Дәүләт җыелышының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Хәзерге вакытта, Торак кодексы нигезендә, ТКХ хезмәтләре өчен түләүне арттырганда, гаепле затлар зыян күрүчегә арттырып түләнгән сумманың 50% күләмендә штраф түләргә тиеш. Ләкин чынлыкта андый штрафны түләтү кыен: хезмәт күрсәтүче эшне сузарга мөмкин, ә гражданнар судларга мөрәҗәгать итми.
Закон проекты исә штрафларны түләмәгән өчен административ санкцияләр кертү тәкъдим ителә. Мәсәлән, вазыйфаи затлардан штраф -- 4-5 мең сум, ә юридик затлардан 40 мең сумнан 50 мең сумга кадәр булырга мөмкин.
Фото: Freepik.