+16 °С
Дождь


Чакмагыш районы сөт саву буенча республика рекорды куйган. Бу хакта үз социаль челтәрләрендә төбәк башлыгы Радий Хәбиров хәбәр итте. Мисал өчен, тарихта беренче тапкыр район терлекчеләре тәүлегенә 200 тонна сөт җитештергән. Бу өч тимер юл цистернасына тиң һәм бөтен республикада савылган сөт күләменең уннан бер өлеше. Бу күләм 220 меңнән артык кешене сөт ризыклары белән тәэмин итү өчен җитәрлек. Районның барлык эре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә сөт җитештерү буенча проектлар уңышлы гамәлгә ашырыла, ә «Базы» һәм «Герой» хуҗалыклары республика җитәкчесенең «Инвестсәгате»ндә катнаша.
Фотода "Герой" хуҗалыгы эшчәннәре.