Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2023, 09:10

Рөстәмнең чираттагы җиңүе

Рөстәм Нәбиев Көньяк Америкадагы Анд тауларының Аконкагуа дигән иң югары түбәсенә (6 962 метр) менгән.

Рөстәмнең чираттагы җиңүе
Рөстәмнең чираттагы җиңүе

Бу хакта ул үз социаль челтәрләрендә хәбәр итте. "22 гыйнварда 20:36 сәгатьтә  мин, Рөстәм Нәбиев, кулларым белән Көньяк Американың  иң югары ноктасына мендем. Тугыз көнда, Иоан Чечнев белән икәүләп. 3нче лагерьдан югарыга соңгы штурм һәм кире төшү 25 сәгать буена дәвам итте. 25 сәгать буе йокламыйча, ашамыйча, гел хәрәкәттә, үз максатыңа табан, артка борылып та карамыйча. Барыгызга да ярдәм итүегез өчен рәхмәт! Без моңа ирештек! Мин боларның барысының да җиңү белән тәмамлануына шат. Калганын соңыннан сөйләрмен. Хәзер күңелем бушап калды. Аңлашылмый торган халәт, елыйсы, барлык хис-кичерешләрне чыгарасы килә. Сез хәтта күз алдына да китерә алмыйсыз, бу никадәр авыр иде. Авыр дип әйтү генә җиңел, авырлыгы ни дип әйтмәле түгел", -- дип, хисләре белән  уртаклашты блогер.

Былтыр декабрьдә ул Килиманджарога  (5 895 метр) менеп төшкән иде.

Чыганак: ИА "Башинформ"

Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: