Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2023, 18:09

Машинасын урлаткан

Бүздәк районының Сәвәдебаш авылында 60 яшьлек кешенең машинасын урлаганнар. Ул моны бераз вакыттан гына белгән.

Машинасын урлаткан
Машинасын урлаткан

Бүздәк районының Сәвәдебаш авылында 60 яшьлек бер  кешенең машинасын урлаганнар. Ул ачкычларын кабызу йозагында  калдырган булган. Яңа ел бәйрәмнәрендә машинаның кирәге чыкмаган, шуңа күрә автомобиль югалу белән үк полициягә хәбәр итә алмаган.

Беренчел тикшерү башлангач, шул ачыкланган: аның автомобилен җинаять эше кысаларында полиция хезмәткәрләре тартып алып, штрафстоянкага җибәргән. Бу хәл Яңа ел бәйрәмнәре вакытында ук булган.  ЮХИДИ хезмәткәрләре ВАЗ-211440 ны туктаткан. Рульдә шул ук авылда яшәгән 19 яшьлек егет  булган. Тикшерү аның исерек  булуын күрсәткән.

Өстәвенә, элегрәк тә бу егет  машинаны исерек килеш йөртү өчен административ җәзага җәлеп ителгән булган. 

Егет  урамнан китеп барганда күршесенең машинасын күреп кала. Аннан тәмәке алмакчы була. Ачкычларны күргәч, озак уйлап тормыйча, машинага утырып,  юлга чыга. Шул вакытта аны ЮХИДИ хезмәткәрләре туктата. Хәзер егеткә берьюлы ике җинаять эше ачылган. 

Бу хакта  Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чыганак: Башинформ.

 

Машинасын урлаткан
Машинасын урлаткан
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: