Барлык яңалыклар
Новости
15 гыйнвар 2023, 17:28

Чүп-чар заманча җыелачак

Октябрьский шәһәрендә 300 яңа контейнер урнаштырылган.

Чүп-чар заманча җыелачак
Чүп-чар заманча җыелачак
Алар чүп-чарны аерым җыю өчен өчен тәгаенләнгән. Бу хакта  шәһәр администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
"Узган елның декабрендә шәһәрнең каты коммуналь калдыклар (ТКО) әйләнеше системасы коммуналь калдыкларны аерым җыю өчен кызыл, зәңгәр һәм сары төстәге 300 яңа контейнер белән тулыланды. Контейнерлар Башкортстан Республикасының Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгы тарафыннан һәм "Экология" илкүләм  проектының "Калдыклар белән эш итүнең комплекслы системасы" федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында алынган", -- диелә хәбәрдә.
Быел исә сатып алынган контейнерларны урнаштыруга керешәчәкләр. "Кызыл контейнерлар пыяла җыю өчен билгеләнгән, зәңгәрләре -- кәгазь җыю өчен, сарылары -- пластик өчен. Быел аларны урнаштыруга керешәбез. Шул рәвешле, чүп-чарны аерым җыю контейнерлары шәһәрнең барлык микрорайоннарында да пәйда булачак", -- ди  шәһәр хакимияте башлыгы Алексей Шмелев.
 
 
Чүп-чар заманча җыелачак
Чүп-чар заманча җыелачак
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: