Барлык яңалыклар
Новости
8 гыйнвар 2023, 15:51

Чатнама суык

Башкортстанда кышкы челлә. 9нчы гыйнварга каршы төндә 35 градуска кадәр суытырга мөмкин.

Чатнама суык
Чатнама суык

"Яндекс"ның һава торышы турындагы мәгълүматларына караганда, алдагы атна башында Башкортстанда кышкы челлә хакимлек итәчәк. 11нче гыйнварда гына һава температурасы -24 градус тирәсенә күтәрелер дип көтелә. Ә иң суык төн 9нчы гыйнварга каршы төндә булмакчы: минус 35 градус  булырга мөмкин. 

 Челлә салкыннары торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә дә йогынты ясамый калмый. Мәсәлән, Уфаның Октябрь районы хакимияте  Нагаево авылында яшәүчеләрне электр энергиясен сакчыл  тотынырга өндәгән, чөнки анда байтак йортлар электр казаннары белән җылытыла икән. 

Мондый салкында сәфәргә чыкмый тору да хәерлерәк.

Чатнама суык
Чатнама суык
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: