Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2022, 09:53

Даруны хәзер пластиктан да ясыйлар

Аспергилл гөмбәчегеннән пластик "ашатып", әллә ничә төрле дару ясаганнар. 

Даруны хәзер пластиктан да ясыйлар
Даруны хәзер пластиктан да ясыйлар

Калифорния университеты галимнәре полиэтилен эшкәртүнең өр-яңа ысулын булдырган. Бу ысул дару җитештерү сәнәгатендә кулланыла ала.

Сынаулар барышында белгечләр студентларга мөрәҗәгать иткәч, яшьләр эшкәртелмәгән пластик чүп-чар җыеп китергән. Чүп-чар арасында пластик пакетлар, сөт тартмачыклары, ризык ташу өчен контейнерлар һәм көндәлек файдаланудагы башка предметлар булган.

Полиэтиленны эшкәртү технологиясе ике этаптан тора. Башта чимал химик катализаторлар белән эшкәртелә, кислород басымына дучар ителә һәм нәтиҗәдә аспербензальдегид, цитреовиридин һәм мутилин матдәләре аерылып чыга. Киләсе адым – чималны аспергилл (Aspergillus niduluns) гөмбәчегенең модификацияләнгән штаммнарына катнаштыру. Нәтиҗәдә,  гөмбәчек күп санда антибиотиклар, статиннар (холестерин дәрәҗәсен киметүче кушылмалар), иммунодепрессантлар эшләп чыгара башлый.

Ысул бик  нәтиҗәле: пластик чималның  83 проценты кулланылыш таба.

Даруны хәзер пластиктан да ясыйлар
Даруны хәзер пластиктан да ясыйлар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: