Барлык яңалыклар
Новости
28 ноябрь 2022, 00:10

Кытайда чуалышлар

Кытайлылар ковид чикләүләре көчәюгә каршы чыккан.

Кытайда чуалышлар
Кытайда чуалышлар

Кытайдагы Синҗан-Уйгыр автоном автономияле төбәгенең Үремче шәһәрендәге торак йортта чыккан янгын нәтиҗәсендә, ким дигәндә, ун кешенең гомере өзелгән. Бинадан чыгу юллары COVID-19 га карата чикләүләр кысаларында бикләнгән булган, алар шул сәбәпле аннан чыга алмаган дип уйланыла. Бу вакыйга каршылык чаралары  уянуга китергән, дип фаразлана.

Кайбер мәгълүматлар буенча, демонстрацияләр Шанхай, Пекин, Синҗанны һәм илнең кайбер университетларын колачлаган.

Протест белдерүчеләр Кытайда локдауннарны туктатуны таләп иткән.

Чыганак: Лента.ру, РИА.

 

Кытайда чуалышлар
Кытайда чуалышлар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: