Барлык яңалыклар
Новости
27 ноябрь 2022, 23:30

"Шоңкар" дусларын җыйды

Әдәби берләшмә берләштерер көчкә ия.

"Шоңкар" дусларын җыйды
"Шоңкар" дусларын җыйды

24 ноябрьдә Уфа фән һәм технологияләр университетының Башкорт филологиясе, көнчыгыш өйрәнү факультеты һәм журналистика факультеты  күренекле язучыларны, сүз иҗатын яратучыларны "Шоңҡар" дусларын җыя!" дип аталган чарага җыйды.

«Шоңҡар» берләшмәсе 2024 елда үзенең 90 яшен билгеләргә җыена. Ул байтак башкорт әдәбиятчылары, мәдәният эшлеклеләре, галимнәр, журналистларының иҗади үсешендә мөһим этап булды.

Факультет укытучылары һәм студентлар, шоңкарчыларның берничә буыны туплаган  бәйрәм күтәренке рухта үтте. Анда Башкортстанның халык шагыйрьләре Кадим Аралбаев, Гөлфия Юнысова, язучы, галим, журналистлар Мирас Иделбаев, Ринат Камал, Йомабикә Ильясова, Зөһрә Котлыгилдина, Тамара Юлдашева, Лариса Абдуллина, республика Язучылар берлеге рәисе, Дәүләт Корылтае депутаты Зәки Әлибаев чыгыш ясады, кызыклы хатирәләре белән уртаклашты. 

Кичәдә “Ағиҙел” журналының баш мөхәррире Мөнир Кунафин, “Башкортостан ҡыҙы” журналының баш мөхәррире, шагыйрә Гөлназ Кутуева, шагыйрь Хисмәт Юлдашев, Стратегик тикшеренүләр институтының баш фәнни хезмәткәре Луиза Самситова, РФА ФИЦ идарәсенең Тарих, тел һәм әдәбият институтының көнчыгыш кулъязмалар бүлеге мөдире Гөлнара Абдрафикова да  катнашты.

Студентлар җавапсыз калмады. Алар «Шоңҡар» берләшмәсе тарихыннан якты күренешләр, дәртле концерт номерлары әзерләгән иделәр.

Чыганак: Башинформ.

"Шоңкар" дусларын җыйды
"Шоңкар" дусларын җыйды
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: