+13 °С
Болытлы
Башкортстанда 27 ноябрьдә, ягъни Әниләр көнендә, барлык бала табу йортларында “Бәхет туды” акциясе уза. Бүген бала тапкан хатын-кызларга котлау открыткасы һәм Башкортстанның Гаилә һәм хезмәт министрлыгыннан, Сәламәтлек саклау министрлыгыннан һәм "БР әниләре" автоном коммерциячел булмаган оешмасыннан символик бүләк тапшырыла.
Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүген республикада 100гә якын сабый дөньяга килгән булырга мөмкин.