+13 °С
Болытлы
Британиялеләргә кибетләрдә йомырка кытлыгы яный икән. Ә кайбер супермаркетларда инде йомырка сатуга чикләүләр барлыкка килгән.
Ул да булса, Британия кошчылык ассоциациясе хәбәр иткәнчә, фермерлар Украинадагы конфликт аркасында зыян күргән. Чөнки тавыклар өчен азык кыйммәтләнгән һәм электр энергиясенә бәяләр арткан. Бу хәл, әлбәттә инде, йомырканың үзкыйммәтенә йогынты ясаган.
Моннан тыш, кош гриппы эпидемиясе кабынган, нәтиҗәдә, миллионлаган кош юк ителгән, җәй көне аномаль эсселек тә тискәре йогынты ясаган.