Барлык яңалыклар
Новости
12 ноябрь 2022, 21:05

Помидор белән йомырка кыйммәтләнгән

Башкортстанда октябрь аенда нинди азык-төлеккә бәяләр үзгәргән?

Помидор белән йомырка кыйммәтләнгән
Помидор белән йомырка кыйммәтләнгән

Башстат мәгълүматлары буенча, узган айда помидор бәясе арткан: сентябрь белән чагыштырганда -- 47,5 процентка, аның бәясе бер килограмм өчен уртача 105 сум тәшкил иткән.

Тавык йомыркасы 19,1 процентка кыйммәтләнгән, хәзер аның дистәсе 68 сумнан артык тора.

Банан һәм әфлисун кебек көньяк кунаклары 15,1 һәм 13,8 процентка кыйммәтләнгән. Аларның килограммы -- уртача 88 һәм 111 сум.

Октябрьдә кыйбатланган  азык-төлек исемлегендә шулай ук сыер, сарык, тавык итер, сосиска, сарделька,  балык, пастеризацияләнгән сөт,  куертылган сөт һәм башка ризыклар бар.

Һәм, киресенчә,  лимон бәясе сентябрь белән чагыштырганда 89,5 процентка арзанайган. Башкортстанда хәзер лимонның килограммы якынча  121 сум. Алма бәясе дә 9,7 процентка төшкән: килограммы --  уртача 79 сум. Карабодай ярмасы, дуңгыз ите, сыер бавыры, пешкән казылык, ит консервлары, тозлы балык кебек продуктларга бәяләр кимү күзәтелә.

Чыганак: Башинформ.

Помидор белән йомырка кыйммәтләнгән
Помидор белән йомырка кыйммәтләнгән
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: