Барлык яңалыклар
Новости
10 ноябрь 2022, 10:09

Газга түләү артмакчы

1 декабрьдән газга тарифлар 8,5 процентка артачак.

Газга түләү артмакчы
Газга түләү артмакчы

Русиянең монополиягә каршы федераль хезмәте (ФАС) 1 декабрьдән барлык категория кулланучылар өчен газга бәяләрне арттырырга тәкъдим итте.

Сентябрьдә РФ Икътисади үсеш министрлыгы 2023 елның 1 июленнән халык өчен торак-коммуналь хуҗалык тарифларын индексацияләүне 2022 елның 1 декабренә күчерү турында хәбәр иткән иде.

Барлык кулланучылар өчен газга тарифлар 8,5 процентка артачак. Шул ук вакытта киләсе индексация 2024 елның 1 июлендә генә узачак.

Икътисади үсеш министрлыгы бәяләвенчә, 2022 елда инфляция 12-12,4 процент тәшкил итәчәк, 2023 елда ул 5,5 процент дәрәҗәсендә көтелә, 2024 һәм 2025 елларда -- дүрт процент.

Чыганак: РИА НОВОСТИ.

Газга түләү артмакчы
Газга түләү артмакчы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: