Барлык яңалыклар
Новости
9 ноябрь 2022, 09:57

Бозлавык һәм томан көтелә

Урыны-урыны белән юеш кар һәм яңгыр, төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык, томан булуы мөмкин.

Бозлавык һәм томан көтелә
Бозлавык һәм томан көтелә

Башкортстан Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы гражданнарны табигатьнең тискәре күренешләре турында кисәтә: төбәктә урыны белән һәм автомобиль юлларының аерым участокларында бозлавык көтелә.

Синоптиклар мәгълүматларына караганда, якындагы тәүлектә аязучан болытлы һава торышы фаразлана.

Урыны-урыны белән юеш кар һәм яңгыр рәвешендә явым-төшемнәр,  төнлә һәм иртән юлларның аерым участокларында бозлавык, томан булуы мөмкин.

Җил көньяк-көнбатыштан, көнбатыштан 9-14 м/с. Төнлә -- 1,6 градус, көндез -- 2, 3 градус булачак.

 

Бозлавык һәм томан көтелә
Бозлавык һәм томан көтелә
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: