+17 °С
Болытлы
2 декабрьдән гарәп авиаташучысы Air Arabia Шарджа -- Уфа -- Шардж маршруты буенча очыш программасын ача. Расписание буенча, туры очышлар атнасына өч тапкыр башкарылачак: сишәмбе, җомга һәм якшәмбе көннәрендә. Юл биш сәгатькә якын вакытны тәшкил итәчәк.
Уфа аэропорты мәгълүматлары буенча, Башкортстан башкаласыннан самолётлар 01.30 да очып китәчәк һәм җирле вакыт белән 05.30 да Шарджада утырачак.
Маршрутта 168 пассажирны сыйдыра торган Airbus A320 очкычлары файдаланылачак.
Маршрут 2023 елның март ахырына кадәр гамәлдә булыр дип көтелә.
Чыганак: Башинформ.