Барлык яңалыклар
Новости
8 ноябрь 2022, 13:26

Бердәм логистика үзәге

Башкортстанда мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм җибәрү буенча махсус үзәк оештырылды. 

Бердәм логистика үзәге
Бердәм логистика үзәге

Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров йөкләмәсе буенча республикада махсус хәрби операциядә катнашучы мобилизацияләнгән гражданнарга ярдәм күрсәтү буенча бердәм логистика үзәге булдырылды.

Аны яңарак РБ Хөкүмәтенең премьер-министры Андрей Назаров карады. Ул посылкаларны кабул итү һәм исәпкә алу пунктын карады һәм аларның эш нәтиҗәлелеген күтәрү буенча йөкләмә бирде: посылкаларны бүлү схемасын эшләргә, товарларны сыйфатлы саклауны тәэмин итәргә, хәрби частьларның ихтыяҗларыны ачыклау  буенча координациябулдырырга, ярдәм күрсәткән оешмаларга һәм шәхси затларга рәхмәт хатлары бирүне тәэмин итәргә.

"Бердәм логистик үзәк үз эшен башлады. Биредән кием-салым, шәхси гигиена предметлары, батарейкалар һәм продуктлар җибәрергә мөмкин. Шулай ук акчаларны "Салават" хәйрия фонды аша күчерүне тормышка ашырырга була, алар республикадан мобилизацияләнүчеләргә ярдәм итәчәк", -- дип билгеләп үтте Назаров.

Мобильләнүчеләргә ярдәм җыю буенча өстәмә мәгълүматны дляпобеды.рф сайтында яисә  бердәм күпканаллы телефон буенча алырга мөмкин: 7 (347) 280-89-92.

Бердәм логистика үзәге
Бердәм логистика үзәге
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: