Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2022, 13:41

"Чәчәкләр уяныр"...

18 ноябрьдә Благовар районында Рим Хәсәновның җырларын башкаручыларның «Чәчәкләр уяныр» республика ачык конкурсы узачак. Гаризалар  11 ноябрьгә кадәр кабул ителә.

"Чәчәкләр уяныр"...
"Чәчәкләр уяныр"...

18 ноябрьдә Благовар районында Рим Хәсәновның җырларын башкаручыларның «Чәчәкләр уяныр» республика ачык конкурсы узачак.

Чара Благовар районында туып-үскән, танылган  композитор Рим Хәсәновның җыр иҗатын саклау һәм популярлаштыру максатыннан уздырыла.

Конкурска үзешчән һәм профессиональ ялгыз башкаручылар һәм вокаль коллективлар чакырыла. Катнашучыларның яше -- 16 яшьтән башлана.

Конкурста катнашу өчен ансамбль һәм солистлар композитор Рим Хәсәнов язган ике  әсәр әзерләргә тиеш.

Үзешчән һәм профессиональ башкаручылар жюри тарафыннан аерым бәяләнә.

Катнашуга гаризалар 2022 елның 11 ноябренә кадәр электрон адресларга кабул ителә:  [email protected], [email protected][email protected].

Элемтә өчен телефон: 8(34747) 2-25-17 Елена Вологжина.

Рим Хәсәнов --  Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,  Башкортостанның халык артисты, Уфа шәһәренең шәрәфле гражданы, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. 

Конкурсны оештыручылар -- Башкортостан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Республика Халык иҗаты үзәге,  Благовар районы администрациясе.

"Чәчәкләр уяныр"...
"Чәчәкләр уяныр"...
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: