Барлык яңалыклар
Новости
6 ноябрь 2022, 14:00

Бердәмлектә – көч

Халыклар бердәмлеге уртак тарихка нигезләнгән. Бердәмлек – иң зур байлыгыбыз.

Бердәмлектә – көч
Бердәмлектә – көч

Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан республикада бик күп тантаналы чаралар узды.

Аларда яңгыраган төп фикерләрне  Башкортстан башлыгы Радий Хәбировның социаль челтәрләрендә язган посты ассызыклый: "Максим Серафимов, десантник, Россия Герое. Рус. Тамерлан Илһамов, ракета гаскәрләре, Россия Герое. Башкорт. Игорь Насыйбуллин, танкист, Россия Герое. Удмурт. Бу егетләр, Ватаныбызны яклап, махсус хәрби операция бурычларын үтәү вакытында һәлак булдылар. Безнең зур, күпмилләтле илебезне саклау өчен.  Илебездә яшәүче барлык халыклар әлеге авыр вакытта уртак дошманга каршы бер байрак астында берләште. Бүген  Донбасста сугышкан егетләр төрле телләрне өйрәнгән – рус, башкорт, татар, удмурт, мари, чуваш... Бу телләрнең һәм мәдәниятләрнең күптөрлелегендә һәм безнең бердәмлектә – төп көч һәм төп байлык", – ди Республика җитәкчесе. 

Фотода: Тарихи реконструкция  мизгелләре.

Чыганак: Башинформ.

Бердәмлектә – көч
Бердәмлектә – көч
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: