Барлык яңалыклар
Новости
2 ноябрь 2022, 10:07

Украиннарга авылга күчәргә киңәш итәләр

Әгәр берничә тәүлек җылылык, яктылык һәм су булмаса, авыл йорты коткарырга мөмкин.

Украиннарга авылга күчәргә киңәш итәләр
Украиннарга авылга күчәргә киңәш итәләр

Украина шәһәрләрендә яшәүчеләргә кышны үткәрер өчен шәһәрләрдән мичләре булган авыл йортларына күчәргә киңәш итәләр. Бу хакта "Страна" гәзите яза, дип хәбәр итә "РИА Новости".

"Аңлашыла ки, әгәр берничә тәүлек җылылык, яктылык һәм су булмаса, шәһәрлеләр өчен котылу юлы  булып эвакуация генә кала", -- дип саный Стратегик тикшеренүләр институты аналитигы Юрий Корольчук. Ягъни авылга күченеп, утын ягып та салкыннан котылып була. 

Билгеле булуынча, Русия Кораллы көчләре 10 октябрьдә Украинага ракеталар ата башлады. Бу хәл Кырым күперендәге шартлаудан соң ике көн узгач башланды. Күперне шартлатуны, Русия хакимияте бәяләвенчә, Украина махсус хезмәтләре башкарган.

Русиянең ракета ударлары Украинаның энергетика, оборона сәнәгате, хәрби идарә һәм элемтә объектларына юнәлтелгән. 

Чыганак: РИА Новости.

Украиннарга авылга күчәргә киңәш итәләр
Украиннарга авылга күчәргә киңәш итәләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: